ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Инвалидлар ункөнлегендә районда ел саен  хәйрия марафоны уздырыла. Быел да ул “Йөрәктән йөрәккә” дигән девиз белән оештырылды. 3 декабрьдә үзәк мәдәният йортына  райондагы оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, әти-әниләре белән инвалид балалар җыелды.
Дөбъяз  авыл җирлегендә  Инвалидлар ун-көнлеге кысаларында   “Йөрәктән йөрәккә” дигән  хәйрия  марафоны  оештырылды.
Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгында 2014 елда «ТР агросәнәгать комлексының  иң  яхшы белгече» II нче республика  конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып  узды

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Әниләр көнендә безне дөньяга  китерүче  иң газиз кешеләребезгә бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Ә Ана өчен бәхет нәрсә ул? Ана бәхете – бала. Баласы сау-сәламәт һәм ышанычлы кулларда икән, бу –  Ана өчен иң зур шатлык.
Баласына бишек җыры җырлаучы анадан да сөйкемлерәк  кем бар икән? Үзәк мәдәният йортында  Халыкара  әниләр көненә багышланган  бәйрәм   кичәсе нәкъ  менә шундый сәхнәләштерелгән өзектән  башланды.
Биектау авылында киләчәктә ислам мәдәнияте  үзәге  булачак мәдрәсә салына башлады.
“Иң яхшы  җәмәгать тәрбиячесе” дигән  исемне яулау өчен уздырылган республика конкурсына йомгак ясалды. Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев III нче дәрә-җә  Диплом белән бүләкләнде.
Татарстан  Республикасында 112 системасы  2010 елның 1 маеннан гамәлдә. “112” бердәм номеры буенча шалтыратулар Татарстан Республикасының бө-тен территориясендә кәрәзле һәм стационар элемтә абонентларыннан тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.
Биектау районы прокуратурасы А.Г.Алимованы (Шаһиәхмәтованы) Россия Федерациясе  Җинаять Кодексының 159.2 статьясы, 4 өлешендә күздә тотылган җинаять (түләүләр (выплата) алгандагы караклык) кылуда гаепләү буенча  судка җинаять эше юллады.

30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
Төрле мәдәниятләр һәм милләтләр вәкилләре тату яшәүче һәм үсә баручы регион буларак, Татарстанның тәҗрибәсе Евразия интеграциясе процессларында катнашучылар өчен кызыклы булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Казан форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шундый фикер әйтте. Форум эшендә шулай ук Россотрудничество җитәкчесе Констатин Косачев, Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Камчатка крае Губернаторы Владимир Илюхин, Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International