ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Министрлыкта дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан законнарда билгеләнгән чикләүләр һәм тыюларны саклау буенча семинар-киңәшмә узды.

Технопарк ИТ-паркның Бизнес-инкубаторына яңа резидентлар сайланып алынды: “Стройкап”, “Виртуаль хирург” һәмНебо (Frescy)”.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

2011 елдан башлап Татарстанда чыбыклы элемтә линияләрен җир астына күчерү эшләре алып барыла. Әлеге чара республика буенча 50 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләргә карый: Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмтә, Алабуга, Лениногорск һәм Чистай. Чарада 25ләп элемтә оешмасы эшли.

КФУның математика һәм мәгълүмати технологияләр институты һәм ИТИС югары мәктәбе студентлары белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашты.

7 сентябрьдә булган көчле давыл нәтиҗәләре “Халык контроле” системасында мөрәҗәгатьләр артуга китерде.

Татарстан Республикасында 2015-2016 елга мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына балаларны комплекслау тәмамланды. Биш ай эчендә “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмати системасына балалар бакчасына 50 меңнән артык юлланма бирелгән.


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
“Казан арты  энҗесе” (“Жемчужина Заказанья”) конкурсында катнашучыларның заявкасына 4000 нән артык тавыш бирелде инде!

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчъяклы Республика комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы узачак.

Атна дәвамында Түбән Камада теркәлгән эшсезләр саны 40ка кимеп, бүгенге көндә 1275 кешене тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International