ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрьдә булачак сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына делегацияләү дип атады. Бу хакта ул 29 июньдә әйдәүче телевизион каналлар җитәкчеләре белән Кремльдә узган очрашуда хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашты. Чара "Гладенькая" спорт-отель нигезендә үтте. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - республиканың 48 кешесе.

«Бисеринки» бию коллективы һәм аның җитәкчесе бортында булган «Истантабул – Казан» рейсы очкычы Казанга 01.00 сәгатьтә килеп төште.

Россиядә федераль кыр көннәрен үткәрү кире кайта. 2016 елгы Бөтенроссия аграр тармак вакыйгасы Алтай краенда узачак, ә киләсе 2017 елда аны Татарстан үзендә кабул итәргә мөмкин.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең Директорлар советы утырышын үткәрде. Анда Татарстан һәм Башкортстан нефть-газ-химия комплекслары  (НГХК) арасында хезмәттәшлекне үстерү концепциясе проекты турында фикер алышынды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым әфәндегә һәм Истанбул мэры Кадыйр Топбашка 2016 елның 28 июнендә Истанбулда «Ататөрк» халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында бик күп кеше һәлак булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде.

2025 елга кадәр чорга Россиянең дәүләт һәм милли сәясәте стратегиясендә өстенлекле бурычлар арасында этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын, рекреацион зонларны үстерү мәсьәләләре аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.  

Бүген Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хакасия Республикасы Башлыгы Виктор Зимин кул куйды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International