Республика районнарында бар куәткә 2016 елгы уңышны урып-җыю эшләре бара. Яңа уңышны җыюда барысы да – комбайнчылар, механизаторлар, машина йөртүчеләр, ындыр табагында, элеваторларда эшләүчеләр һәм авыл хуҗалыгы тармагының башка хезмәткәрләре көнне-төнгә ялгап фидакарьләрчә эшлиләр.
«Иннополис» икътисади зонасы күзәтчелек советы Попов исемендәге административ үзәктә офисларны арендалауны льготалы шартларда бирү турында карар кыла.
Иртәгә "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында 12-19 август көннәрендә узачак информатика буенча мәктәп укучылары арасында Халыкара олимпиадага багышланган матбугат очрашуы узачак.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Бүген Россия вузларында абитуриентларны укырга алу буенча беренче этап тәмамлана һәм кабул итү кампаниясенең икенче этабы башлана, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм өлкәсендә күзәтчелек хезмәте.
«Россия яшьләр берлеге» Республика җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлегендә җитәкче алышынды – берлектә яңа җитәкче итеп Ирина Нурмөхәммәтова билгеләнде. Бу хакта “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” төбәк бүлегенең чираттан тыш конференциясе барышында билгеле булды.
2016 елның 2 августына республикада 635,8 мең га (планнан 43%) мәйданнан 1894,7мең тонна ашлык суктырып алынган, бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектардан уртача 29,8 центнер тәшкил итә.
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча киңәшмә узды. Биредә Казан Федераль Университеты, Иннополис Университеты, ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы вәкилләре катнашты. Ел саен үтә торган, 28 еллык тарихы булган ярыш Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Олимпиаданы үткәрү хокукына ия булу өчен Казан Япония һәм Әзербайҗан илләрендәге шәһәрләр белән ярышкан.