ЯҢАЛЫКЛАР

22
август, 2016 ел
дүшәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

20
август, 2016 ел
шимбә

19
август, 2016 ел
җомга
Бу көннәрдә "Коену тоела!" дигән аншлаглар яңартылды. Рейд барышында коену тоелган җирләрдә коенучы балалар судан чыгарылды, алар белән әңгамәләр үткәрелде, коену тыелган санитар яктан чиста булмаган сулыкларда коену нәрсәгә китерергә мөмкин икәне аңлатылды. Шулай ук балаларның ата-аналары да кисәтелде.
Суыксу мәдәният йорты һәм Кече Рәс клубы хезмәткәрләре агитбригада чыгышы белән комбайнерлар янында.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Иске- Казан авыл җирлегендә Коркачык авылы мәдәният йорты велосипед ярышы оештырды. Ярышта балалар һәм аларның әти-әниләре көч сонашты. 

18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада башланды.

Иннополис шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы: төп юнәлешләр һәм нәтиҗәләр» дигән секция утырышы узды. Аның эшендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның уку-укыту эшләре буенча урынбасарлары, районнардагы директорлар советы рәисләре, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары һәм профсоюз вәкилләре катнашты. Актуаль темаларга тәкъдим ителгән кече пленумнарны Мәскәүдән махсус чакырылган күренекле галимнәр, мәгариф эшлеклеләре алып барды.

Бүген Иннополис шәһәрендә “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы” дип аталган форум башлана. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

«2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында» дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, агымдагы елның 21-23 август көннәрендә  Казан шәһәрендә Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни  автономияләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International