ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2015нче елның 29нчы октябрендә Россия Президенты Владимир Путин ""Россия укучылары хәрәкәте" Россиякүләм иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасын булдыру турында"гы Указга кул куйды. Нәкъ менә шушы көн бу әһәмиятле оешманың туган көне булып санала.

29нчы октябрьдә Татарстан Республикасында "Россия укучылары хәрәкәте" (РУХ) Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьәр оешмасының региональ бүлегенең пилот объектларына әверелгән мәктәпләрдә оешманың туган көнен бәйрәм итү һәм хәрәкәт сафларына тантаналы басу чарасы үтәчәк. Бу хакта киләсе чараларга багышланган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима сөйләде.

Татарстанда, Мәскәү өлкәсендә, Чечен Республикасында 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак рус теле имтиханының телдән бирү өлешенең ике моделенә апробация ясалды.

2016нчы елның 25нче октябрендә Казанда "Белем бирү сыйфатын мөгаллимнәр берләшмәсенең һөнәри культурасын формалаштыру аша күтәрү" республика семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Татарстан Республикасы Белем бирүне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин һәм бөтен республикадан 44 мәгариф идарәсе җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары катнашты.

27нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын саклау буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге мөдире Зөлфия Мөсәбирова, ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бала хокукларын hәм мәнфәгатьләрен яклау бүлеге мөдире Эльвира Сафина, Республика улыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге җитәкчесе Диана Хәбибуллина һ.б. катнашты.

2016нчы елның 3нче ноябрендә республика белем бирү сыйфатын бәяләү системасы чаралары кысаларында беренче тапкыр Татарстан Республикасының база мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучылары диагностик тест узачак. 

22-23нче октябрьдә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә VI Республикакүләм яшь биологлар турниры узды. Анда Казан шәһәреннән, Алеесеевск, Зәй, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Тукай, Мамадыш, Лаеш районнарыннан һәм Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәреннән килгән 20 команда катнашты.

2016нчы елның 26нчы октябрендә Чистай күппрофильле көллияте базасында "Пешекче эше" компетенциясендә «Абилимпикс» инвалид кешеләр арасында II Милли һөнәри осталык чемпионатының региональ сайлап алу этабы уздырылды. Ярышлар Халыкара Абилимпикс Федерациясе тәҗрибәсенә нигезләнеп үткәрелә.

Татарстанның һөнәри уку йортлары укучыларының "Хезмәткә һәм саклануга әзер" Спартакиадасының өстәл теннисы буенча зона ярышлары башланды.

2016нчы елның 22нче октябрендә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында "Акыл палатасы" округ интеллектуаль уенының республика этабы үткәрелде, анда республиканың 40тан артык балалар йортында тәрбияләнүчеләре катнашты. Уенның җиңүчесе итеп Әлмәт балалар йорты командасы танылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International