9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” акциясе кысаларында республикабызның талантлы яшьләре катнашында хәйрия концертлары узды. Алар “Логос” тернәкләндерү үзәге, Рональд Макдональд йорты һәм Сабыйлар йортында чыгыш ясады.
10 ай эчендә әти-әниләр ТРның хезмәтләр порталы аша 1,2 млн түләү эшләгәннәр. Чагыштыру өчен 2016 елны 10 ай эчендә 670 электрон түләү уздырылган.
Россиянең робототехниклары Коста-Рика шәһәрендә 3 медаль алдылар - 5 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза. Ярышка җыелманы Иннополис Университеты әзерләгән.
16, 22 ноябрьдә 18.30да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән, «Алып калыр өмет...» дип исемләнгән концерт була. Әлеге концерт – «Олы юл әйтте...» циклының дәвамы.
ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы кабат инвалидлар белән эшен дәвам итәчәк.
"Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге" белгечләре электрон форматта дәүләт хезмәтләре белән таныштылар.
Казанда күпфункцияле үзәк ачылды (Кулахметова ур., 25, 1 корп.)
Татарстан Республикасында 12 ноябрьдә гомуми савым 3121,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 168,4 тоннага күбрәк.
Бер сыердан уртача 13,3 кг сөт сауганнар. Бер сыердан көнлек иң күп савым Әтнә районында – 23,1 кг. Саба районында бу күрсәткеч – 20 кг, Кукмара районында – 19,6 кг, Балтач районында – 17,6 кг.
Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда министр урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Олег Земсков, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасының Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Иң яхшы комбайнчы -2017” конкурсында җиңүчеләрне котладыларю Залда Татарстаның иң яхшы 200 механизаторы җыелды. Урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен аларның һәркайсы 100әр мең премия белән бүләеләнде. Әлеге конкурс 3 августтан 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Ярышларда ашлык җтыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче 1000гә якын механизатор катнашты. Конкурс шартлары буенча, техника, җитештерүчәнлегенә карап, 4 төркемгә бүленгән иде. Согласно Иң яхшы белгечләрне ачыклау өчен Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республика районнарыннан һәркөнне белешмәләр җыйдылар.