Быел беренче булып кыз бала дөньяга килгән.
2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр.
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсия өлкәсендә үтеп баручы елга йомгак ясады, киләсе елдан керәчәк үзгәрешләр турында сөйләде.
Район хакимияте Башлыгы чыршысы Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналарның берсе булып тора. Бирегә уку алдынгылары, мәктәп тормышында актив катнашучылар, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган призерлар чакырыла. Аларның барысын да район хакимияте башлыгы шәхсән үзе тәбрик итә. Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк. Ел саен уза торган тантанага тагын да күбрәк бәйрәм төсе бирү өчен аны оештыручылар быел тантананы бай эчтәлекле итәргә тырышканнар. Башка елларда аерым бер әкият сюжетына гына корылган тамаша быел бик күп әкият геройларын да үзенә чакырган иде. Сәхнәдә балаларга таныш образлар: Көлгенә һәм аның усал үги әнисе, Тукай әкиятләре геройлары – барысын да балалар үз итте. Әйтергә кирәк, бер көнлек тантанага аны оештыручылар берничә ай буе әзерләнә. Әзерлек бушка китми. Тамашаның һәр мизгеле тылсым белән сугарылган, үзеңне чын мәгънәсендә әкият дөньясында хис итәсең, балаларның йөзләреннән елмаю китми.
Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2364,4 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителгән, шул исәптән: «Зәй шикәре» ААҖенә – 1374,8 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 680,5 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 309,1 мең тонна.
ТРның дәүләт хезмәтләре порталы яңа серсис тәкъдим итә. Хәзер квартира өчен техпаспортка заказ биреп була.
ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында судсидияләр белән исәпләүне карап барып булачак. Яңа хезмәт, Порталның "Соцяклау" бүлегендә урнашкан.
Мүлмә мәдәният йортында мәктәп балаларының 1 смена Чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәм уку алдынгыларын һәм ел дәваында барган бәйгеләрдә җиңүчеләрне котлаудан башланып китте.
Коркачык икмәк кабул иту оешмасы директоры Гарипов Нияз Дамир улы, район советы депутаты Зарифов Ян Шамил улы ярдәме белән Ямаширмәдә авыл җирлегендә балалар бакчасына йормәүче балаларга Яна ел бүләкләре тапшырылды.
Хөрмәтле энергетиклар!
Район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Биектау районының социаль-икътисади тотрыклылыгын, аның алга таба үсешен тәэмин итүдә район энергетика комплексы мөһим роль уйный. Сезнең тырышлык белән районда ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылды, Халыкыбызның муллыгы, бөтенлеге, район сәнәгатенең, авыл хуҗалыгы тармагының көндәшлеккә сәләтлелеге энергетика тармагының нәтиҗәле эшенә бәйле. Биектау районы предприятиеләре һәм халкы электр һәм җылылык энергияләре белән өзлексез тәэмин ителә. Хәзерге вакытта районның энергетика тармагы предприятиеләрендә, алдынгы технологияләр кулланып, энергетика куәтләренең яңаларын гамәлгә кертүгә һәм булганнарын яңартуга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру буенча зур күләмле эш алып барыла. Сезнең һөнәри осталык, фәнни һәм техник куәтләр, белеп кабул ителгән идарәи карарлар һәм хезмәткә тугрылык алга таба да тармакны үстерү, җитештерүгә өр-яңа эшкәртмәләр кертү мөмкинлеге бирер дип ышанам.