Биектау районы башлыгы җирлектә дәрәҗәле турнир уздыруның яшьләрне тәрбияләүгә этәргеч ясаячагына ышаныч белдерә.
Быел «Яшь фермер» интеллектуаль уены Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия эшкуары» ФДБУ ярдәмендә Россия Авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Уенның максаты – укучыларда мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү күнекмәләрен булдыру һәм командада эшләргә өйрәтү, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында аларга бизнес-планнар эшләүдә ярдәм итү.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылыгында яңа система кабул ителде. Мәс., 2018 елда бөртекле культуралар буенча патентка ия булучылар яисә сортлар чыгаручылар рөхсәте белән өченче буын (ПР 3) үрчетү питомникларында орлыклар чәчәргә мөмкин булачак (2018 елга кадәр – икенче буын питомниклары (ПР 3), кузаклы культуралар буенча – дүртенче буын питомникларында (ПР 4).
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районнар җитәкчеләрен һәм хуҗалык башлыкларын орлыкларга акча кызганмаска өндәде. Бүген ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында гадәттә уз торган республика киңәшмәсендә әйтте.
«Безнең Татарстан» VIII республика яшьләр форумына заявкалар кабул итү дәвам итә.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында” Федераль законның 1 һәм 14.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 29 декабрендә 447-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. 1 статьяга үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, ә 14.1 статьяга – 2018 елның 1 апреленнән.
«Агрокөч» АҖ Марокко һәм Германиягә, шулай ук Норвегиягә һәм Урта Азиянең башка илләренә шикәр һәм чөгендер түбе (жом) экспортлауны ачты. Ел дәвамында чит илләргә 12 мең тонна шикәр һәм 25 мең тонна чөгендер түбе озатылачак.
2018 елның 14 - 16 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак. Аның кысаларында «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» темасына конференция булачак. Чараны “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигать байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый советы оештыра.
Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.
Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.