Юл-транспорт һәлакәте Каменка – Дөбъяз юлының 12нче километрында кичә кич булган.
Татарстанда яшелчә культураларын чәчү дәвам итә. 25 майга республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда бәрәңге 4,3 мең га (73%) мәйданда утыртылган, яшелчәләр – 1,9 мең га (82%).
Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды
19 - 20 майда «Авиатор» техника паркы базасында республикада беренче мәртәбә агродизайн һәм фермерлык-сити өлкәсендә Агрохакатон узды. Чара «Поколение зеленых воротничков» (“Яшел якалылар буыны”) проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә үткәреде.
ГАУ «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы» һәм «ICL Системалы технологияләр» компаниясе бу көннәрдә «Корстон-Казан»да уза торган ITSF 2018 Бөтенроссия конференциясе кысаларында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар.
Татарстан Республикасында Бөтендөнья тәмәке төтененнән башка көненә - 31 майга туры китерелгән тәмәке һәм тарту катнашмаларын тартуны профилактикалау буенча ункөнлек уза. Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күп илләрдә тәмәке тарту йогышлы булмаган авыруларның һәм вакытыннан алда үлүнең төп сәбәбе булганны таный. Көн саен дөньяда әлеге «зарарлы гадәт» нәтиҗәсендә 10 меңнән артык кеше үлә. Россиядә ел саен тәмәке тарту белән бәйле сәбәпләр аркасында 300 мең кеше үлә.
Җылы язгы көннәр килү белән татарстанлыларның «Халык контроле» мәгълүмат сервисына мөрәҗәгате ике тапкыр диярлек артты. Ул көн саен халыкка территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту, хезмәтләрнең сыйфатын арттыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Кышкы чорда ай саен кулланучылардан якынча 5 мең гариза килгән булса, апрель аенда аларның саны 8,5 меңгә кадәр артты, ә тулы булмаган май аенда 7,5 мең мөрәҗәгать теркәлгән инде.
2018 елның 28 маеннан 30 маена кадәр Россиядә беренче мәртәбә Бөтендөнья фермерлар оешмасының (БФО) VII Генераль ассамблеясы узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм районнарның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре рәисләре өчен семинар узды. Анда продукцияне электрон сәүдә аша сату мөмкинлекләрен карадылар.
Җыелган халык Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазын укыды.