ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  илебезнең  агросәнәгать комплексын  цифрлы  үзгәртеп  коруның    үсешен һәм  аның  тотрыклы  темпларын билгеләп  үтте. Ведомство  тарафыннан   Россия  Федерациясенең 85 субъектында  уздырылган  тикшеренүләр  нәтиҗәләре    буенча  аларның     20%ында   IT үсешенең һәм  АПКга  технологик  алымнар кертүнең   югары  дәрәҗәдә  булуын күрсәтә,  ә    төбәкләрнең 29%ында  күрсәткечләр  уртача. 

Бүген  Зеленодольск районында авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча   зона семинар-киңәшмәсе  узды, кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны    үстерүгә  ярдәм  итү   мәсьәләләре  буенча  фикер алышуда  районнар  башлыклары  һәм  авыл  җирлекләре, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары   җитәкчеләре    катнашты.   Фермерлар белән  гадәттәге  очрашу  август  аенда  бу  өченчесе  булды, беренче  икесе - Теләче  һәм Аксубай  районнарында,  йомгаклау  семинары  Тукай  районында  булачак.   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, аралашуның  бу  форматы      тәҗрибә  алмашырга  һәм  оешмаларның иң  яхшы  практикалары һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар алып  бару  тәҗрибәләре  белән  танышырга  ярдәм  итә,  дип ассызыклады.    


11
август, 2019 ел
якшәмбе

Бүген мөселманнар ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен олылый.

Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары! Кадерле милләттәшләр!


10
август, 2019 ел
шимбә

Биш елдан соң республикада экспортчылар санын арттыручы һәм экспорт эшчәнлегенә ярдәм итүче яңа экспорт стандарты гамәлгә керәчәк.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Татарстанның  Азнакай  районында  булдылар.   Алар  анда  урып-җыю эшләренең  барышы белән  таныштылар  һәм   эре  терлкчелек  фермасын төзүгә  беренче  ташны  салдылар, район  активы  белән  очраштылар.    

Республикада  бые  бөртеклеләр буенча  гына түгел,  ә шикәр чөгендере,  бәрәңге  һәм  кукуруз  буенча  да  мул  уңыш  үстереп  булды.  Көзге  культуралар  уңышы  -  70 ц/га


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Республикада  терлек  азыгы  әзерләү  темплары 2018 елның  шушы  чордагы  дәрәҗәсеннән  артыграк. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика  буенча   печән  454,1 мең тонна  әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга  карата    72%  һәм  95%. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм   блогерлар  өчен һәр елда  уздырыла  торган   «Минем җирем - Россия» иҗат  конкурсына  заявкалар кабул итүне дәвам  итә.  2014 елда  гамәлгә куелганнан бирле  илебезнең  барлык  төбәкләреннән  Россия  авылын  популярлаштыруга һәм  аның  актуаль  проблемаларына җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән  15 меңнән  артык  мәгълүмати  проектлар  әлеге  конкурс  аша  узды.    Аларның  йөзләгәне  акчалата  премияләргә лаек  булды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International