Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә армый-талмый эшләүче барлык кешеләрне бәйрәм белән котлады. «Сезнең авыр һәм бик тә мөһим хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүендә тотрыклы үсеш күзәтелә һәм сезнең фидакарь хезмәтегез республика иминлегенең һәм аның үсешенең нигезен тәшкил итә», - дип, ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итте.
9 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Татарстан Мәскәүдә тагын “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак. Республика үз стендында Татарстанда үстерелгән һәм җитештерелгән экологик чиста, натураль продукция күрсәтәчәк.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Укытучы!..Бу сүзгә тирән мәгънә салынган. Моның шулай икәнлеген 5 нче октябрь көнне Казаклар мәдәният йортында үткән чара тагы бер кат раслады.
3 октябрь көнне Питрәч районында узган “Иң яхшы авыл клубы” һәм “Иң яхшы авыл мәдәният йорты” Республика төбәкара конкурсының зона турында Ямаширмә авылы үзешчәннәре театральләштерелгән музыкаль чыгыш белән катнашып Биектау районы данын якладылар.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде.
Бүген Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Шимбә көнне, 5 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакырабыз. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6.00дан эшли башлый һәм аларда шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала алалар.
28 көн дәвамында 14 төбәктә яшәүчеләр фестивальдә катнашучы мәктәп һәм студентлар коллективларының спектакльләрен тамаша кыла алачак.