Яңа ел алдыннан ай буена сәүдә мәйданчыгын арендалау бәясе бары тик 1 сум гына була, ә ветеринария контроле түләүсез башкарыла.
Узган атнада авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штаблары башланды. Аларның беренчесе Баулы районында узды, анда Татарстанның тугыз районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмаларының баш инженерлары һәм җитәкчеләре катнашты.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында матбугат конференциясе узды, ул «Туган як» бренды астында фермер продуктларын сату проектына багышланган иде.
Татарстанның Мамадыш районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында иң алдынгы яңалыкларның берсе буларак, һәр сыерның бозаулый торган вакытын сәгатенә кадәр төгәл күрсәтеп, ветеринар телефонына хәбәр җибәрә торган уникаль система керттеләр.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Бу хакта бүген органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
Танылган шәхесләр турында түгел, ә гап-гади хезмәт кешеләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре, эшкә бирелгәнлеге белән, бай тәҗрибә һәм югары һөнәри осталыгы белән абруй һәм ихтирам казанган авыл хезмәтчәннәре турында языла торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасындагы бүгенге героебыз – Татарстанның Буа районы Әлшәй авылыннан яшь сыр пешерүче Александр Вячеславович Афанасьев. Александр Кама Тамагы районында уникаль сыр заводында баш технолог булып эшли. Анда аның технологиясе буенча затлы ак күгәрек белән бик тәмле «Камамбер» һәм «Бри» сырлары әзерләнә.
Татарстанда күрелгән чаралар аркасында быел карабодайга бәяләр үсешен туктатып калуга ирешелде. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.
21 ноябрь көнне ике игезәк баласын дөньяга китергәннән соң, Дилә Фәтхуллина вафат була. “Ире Радик белән 15 ноябрьдә генә ЗАГСка барып никахларын теркиләр. Дилә бик тә акыллы, кешелекле, ярдәмчел иде”, – дип искә ала танышлары.