ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 17 декабрендә Казанда «Гериатрия-киләчәккә инвестицияләр» дигән фәнни- гамәли конференция булачак, ул өлкән һәм өлкән яшьтәге гражданнарга медицина ярдәмен күрсәтү үзенчәлекләренә, «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәмен оештыру үзенчәлекләренә багышланган.

ТР буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең идарәсенең «Җинаять-башкарма идарә инспекциясе» ФКУнең җәзаларны үтәү һәм башка җинаять-хокукый чараларны куллану бүлегендә җинаять кылган һәм шартлы җәза чарасы булган балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән җыелыш узды.

Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова үлем санын киметү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта региональ министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаштылар. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасында үлем санын киметүгә юнәлтелгән чаралар турында сөйләде.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8166 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына –1209 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 781 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 55 тапкыр. Бу ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды, 22 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 70 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6548 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 32, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 172.

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Мир» түләү системасының виртуаль банк картасын чыгару мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Аның ярдәмендә республика халкы дәүләт хезмәтләре өчен комиссиясез түли алачак.​

Бүген    «НЭФИС-БИОПРОДУКТ» предприятиесе   базасында Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат  Әхмәтов  катнашында   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитетының  күчмә  утырышы  узды.    

Бүген  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесендә  «АПК предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл  территорияләрен  үстерү» программасы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  район  идарәләре  башлыклары  өчен  оештырылган укулар  тәмамланды.   11 – 13 декабрьдәге  укулар  барышында    шулай  ук  махсус  очрашулар  һәм түгәрәк  өстәлләр узды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  утырышлар  залында  Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең  Татарстан  республика комитеты чираттагы  пленумын  уздырды, анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  катнашты. 

Саба  районы Татарстан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү  буенча  тотрыклы  рәвештә  лидер-районнар  бишлегенә керә.    Моңа  иң  уңышлы  кооперативларның  берсе  - “Каймак” авыл  хуҗалыгы  кулланучларының   эшкәртү  кооперативы үзеннән   саллы  өлеш  кертә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  шимбә көнне, 14 декабрьдә,   кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International