ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды чирек гасыр дәвамында республика халкын торак белән тәэмин итүдә нәтиҗәле генә эшләп килә. Тиешле документларны җыеп тапшыру процессын уңышлы гына үткән кешеләр дәүләт фондының эшеннән бик канәгать. Бүген без социаль ипотека программасы нигезендә фатирлы булган аерым бер гаилә мисалында әлеге программаның үзенчәлекләре турында сөйләргә уйлыйбыз.

Моннан ике ел элек Татарстанда алимент кайтару белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем оешкан иде. Бу төркемгә суд приставлары хезмәткәрләре, Татарстан прокуратурасы вәкилләре кертелде.

“Ташлап чыгып киткәннән бирле аны күргәнебез юк”. Балаларын ялгызы гына тәрбияләүче әниләрдән еш ишетелә торган сүзләр бу. Алар мөмкин кадәр азрак яңгырасын өчен нишләргә соң? Үз вазифаларын үтәргә теләмәгән гамьсез әти-әниләргә йогынты ясап буламы һәм илдә күпме кеше тиешле акчаларын алмый калган?

Шушы көннәрдә “Серп и молот” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Анна Андреевна Захарова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хатын-кыз җитәкче биредә аңа кадәр башка рәисләр тарафыннан булдырылганнарны саклап кына калмады, ул аларны арттырды да, яңа казанышларга да иреште. Анна Андреевна бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагында эшләүгә багышлады.


15
март, 2020 ел
якшәмбе

13 мартта КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Цифрлы ликбез» белем бирү семинары узды. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының санлы үсеш министрлыгы командасы республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә «Цифрлы икътисад» Милли программасы проектлары һәм төп ИТ-тенденцияләр турында сөйләде.

Бүген Иннополиста Open Innovations Startup Tour конкурсы тәмамланды. "ИТ-технологияләр" трегында Чаллы ИТ-паркының "Мильтиад" Бизнес-инкубаторы резиденты проекты икенче урынны алды.


8
март, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада елга 3%лы ставка белән кредит биреләчәк, (ипотеканы иминләштергәндә – 2,7%). Ипотека 25 елга кадәр бирелә, кредитның иң чик максималь күләме – 3 млн сум. Кредитны Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә).

Сер түгел, үзең өчен яңа булган эшкә тотынганда якын кешеләреңнең ярдәме бик кирәк. Андый ярдәм булганда, эш тә җиңел бара, уңыш та иртәрәк килә.

Республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк сәяси Советы Президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте. Ул видеоконференция режимында узды һәм милли проектлар турында мәгълүмат бирү һәм аларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International