ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2020 ел
шимбә

Россия мәгариф министрлыгының «Мәгариф корабы» порталы ел саен укучылар һәм укытучылар арасында төрле бәйгеләр үткәрә. Биектау районы 1 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Азалия Шиһабиева Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылган бәйгедә катнашты.

2015 нче елда Күлле поселогында фельдшер-акушерлык пункты ачылганнан бирле Семиозерка авыл җирлегендә яшәүчеләргә медицина ярдәме алу шактый җиңеләйгән. Мондый мөмкинлек “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Биектаулылар Теләчедә «Созвездие-Йолдызлык-2020» фестиваленең зона турында катнашып, үз талантларын күрсәтте.

Тиздән аграрийларның язгы кыр эшләре башланырга тора. Ә әлегә аңа актив әзерлек бара. Биектау районы хуҗалыкларында алдагы эшләргә багышланган махсус семинар-киңәшмәләр уза. Чират “Серп и молот” хуҗалыгына да җитте.

Хөрмәтле биектаулылар! Сезне район тарихы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз ХХ гасырның 80 нче елларына багышлана.

Биектау районында иртәнге бизнес булды. Әлеге чараны Ак Барс Банк оештырды. Эшмәкәрлек берләшмәсе һәм республиканың эре банкы арасындагы сөйләшү форматында райондагы бизнес мохитен яхшырту инициативалары һәм агымдагы проблемаларны хәл итү юллары тикшерелде.

«Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул». Татар халкының бу мәкален киресенчә дә әйтеп була. Туган җирендә хезмәте белән дан, ихтирам, хөрмәт казанып яшәгән кешеләр байтак Биектау районында. Шундыйларның берсе - ТАССРның Атказанган агрономы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе иясе Анатолий Пухачев. Аны районда белмәгән кеше сирәк, аның хезмәтенә сокланмаган кеше юк.

Биектау районы вәкилләренең “Созвездие-Йолдызлык 2020” конкурсының зона турындагы чыгышларының нәтиҗәсен нәкъ менә шулай тасвирларга мөмкин. Фестиваль финалына 17 катнашучы чыкты, алар арасында җырчылар, биючеләр, конферансье бар, ә бу узган елга караганда шактый күбрәк.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры алышынды. Ведомствоның яңа директоры итеп Марат Миңнебаев билгеләнеп куелды, ул моңа кадәр авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм профильле Министрлыкта эшләде.

Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International