ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында ил халкына ярдәм күрсәтергә карар кылды. Телебашняларда «өйдә калыгыз» – үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклауның мөһимлеге турында искәрмәләр урнаштырылган.

«Цифрлы граждан» профессиональ онлайн-платформасы эшли башлады, аның базасында теләгән һәркем бушлай тест үтә һәм үзенең цифрлы грамоталылыгын билгели ала.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирде.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстандагы иң эре иң эре кошчылык фабрикасының - «Yaratelle»нең эшчәнлеге белән танышты. 

Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, өзлексез режимда эшлиләр. Шундыйларның берсе - Лаеш районында “Кәүсәр” авыл  хуҗалыгы тәэмин итү-сату кулланучылар кооперативы. 2018 елда предприятие кош итен эшкәртү буенча җайланма сатып алу өчен 30 млн. сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала. Җитештерү «Хәләл» стандартлары буенча эшли. Сәнәгать мәйданчыгында 40тан артык эш урыны булдырылган.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агымдагы шартларда орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Предприятие ООО «Әсән» ҖЧҖ предприятиесе Татарстан Республикасы Биекиау районында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча лидерларның берсе. Хуҗалык сөт, ит, ашлык һәм башка продукция җитештерә һәм сата. Аларның төп уңышы – җитәкчеләрнең машина-трактор паркын яңартуга даими игътибар бирүендә. Ә 16 апрельдә авыл хуҗалыгы предприятиесе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «60 на 40» программасы буенча техника алды.

Куланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) эш бирүчеләрне Хезмәткәрләр арасында яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча күрсәтмәләрне үтәргә өнди.

Соңгы елларда республикада ел саен дымга кытлылык күзәтелә, ул озакка сузылган корылык, көндезге температураның югары торуы, һава дымлылыгының кимүе аркасында барлыкка килә, нәтиҗәдә туфракта бер метр тирәнлеккә кадәр үсемлекләр үсү өчен продуктив дымлылык кими. Арпаа өчен бу май, июнь айлары, бу чорда үсемлекләрдә репродуктив органнар барлыкка килә һәм алар вегетатив массаны арттыралар. 1 ц арпа ашлыгы алу өчен 12 мм-га кадәр дым кирәк.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International