Биектау районында гражданнар җыеннары уздырыла башлады. 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләшергә беренчеләрдән булып Шәпше авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелды. Җыеннар шулай ук Суыксу һәм Иске Казан авыл җирлекләрендә дә узды.
Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.
Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды (РФРИТ) – «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында ярдәм итү чараларының операторларының берсе - илебез цифрлы карарларын гамәлгә кертүгә грантлар алу конкурсына йомгак ясады. 2020 елда җиңүчеләр исемлегенә Татарстаннан өч ИТ-компания керде.
Февральдән башлап, республиканың күп функцияле үзәкләренең Казан офислары, хезмәткәрләрне закон яңалыкларына өйрәтүгә бәйле рәвештә, айга бер тапкыр эшләмәячәк.
Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.
Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак. Бу-техникумнар һәм колледжлар, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьләре, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. әлеге максатларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан республикага өстәмә рәвештә 1 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Тулаем алганда, кертемнәр 2 млрд сумнан артып китәчәк.
Россия Почтасы сайтында шәхси кабинетта башкарма производство кузгату турында карарлар, суд хәбәрнамәләре, төрле дәүләт структуралары һәм юридик затларга электрон заказ хатларын кулланучы оешмалар исемлеге регионга бәйле.
Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис – коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә язылу эшли башлады.
Коммерцияле булмаган оешмалар табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыру чыгымнарын каплаучы субсидияләр алуга конкурста катнаша алалар. Гаризаны 22 гыйнвардан 4 февральгә кадәр калдырырга мөмкин. Документлар Казан шәһәре, Кремль ур., 8 адресы буенча кабул ителә.
Россия цифрлы үсеш министрлыгы Социаль әһәмияткә ия объектларны 2020 елда интернетка тоташтыруга йомгак ясады.