ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2021 ел
якшәмбе

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «Вася Перевощиков исемендәге сөяк мие донорларының Милли регистрының әһәмияте турында» лекциясе узды. Лекциядән соң теләүчеләр милли регистрны тулыландыру өчен үрнәк (буккаль эпителий) тапшыра алдылар. Барлыгы 30 кеше потенциаль донор булды.

Биектау районында ковидлы пациентлар өчен ачылган госпиталь ябылды. Үзәк хастаханә гадәти эш режимына күчте. Мондый карар пандемия кимү сәбәпле кабул итеде.

“Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин спорттагы казанышлары өчен “Динамо” спорт җәмгыятенең 95 еллыгы уңаеннан көмеш медаль белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан республикасының "Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров тапшырды.

Бишек җырлары - дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җырлар ул. Чөнки без бишектә ятканда ук ул җырларны ишетеп, күңелебезгә сеңдереп үсәбез. Әниләрнең ягымлы тавышы белән халкыбызның милли моңнары безнең күңелебезне эретә. Бишек җырлары һәркемгә кадерле, чөнки алар балачакны хәтерләтә. Бишек җырларының төп вазифасы - бишек тирбәтү, баланы йоклату, тынычландыру. Бала дөньяга аваз салганда гаиләгә бәхет, шатлык, өмет-куанычлар алып килә.

Дөбьязда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара үтте.


27
февраль, 2021 ел
шимбә

Шушы көннәрдә Чернышевка авылындагы китапханәдә ”Җәлил укулары” бәйгесенә йомгак ясалды.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

“Биектау” Боз сараенда беренче тапкыр 2008- 2009 нчы елгы спортчылар командалары арасында Анатолий Владимирович Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының Республика этабы финалы узды.

Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Туган көн һәрбер кешенең гомерендә истәлекле вакыйга, ә инде 9 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. 18 февраль көнне Кече Битаман авылында яшәүче хөрмәтле якташыбыз Мәгъсүмҗан Галимҗан улы Галимҗанов та үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Күркәм бәйрәм хөрмәтенә Мәгъсүмҗан абый туган-тумачасыннан, якыннарыннан гына түгел, Биектау районы, авыл җирлеге җитәкчелегеннән дә котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте. Шушы көннәрдә пар канаты Нурания апа белән бергә матур, тигез гомер итүләренә дә 65 ел тулган. Россия Президенты Владимир Путин кул куйган Рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләрне юбилярга район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды.

2020 нче ел гаять катлаулы, шул ук вакытта кызыклы да булды. Биектау районында ул юбилей даталарын билгеләп үтү, үзгәрешләр һәм ныклы адымнар белән алга таба үсеш билгесе белән узды. Сайлаулар, үзара салым буенча референдумнар, инфраструктураның актив үсүе - вакыйгалар бер-берсен алыштырып кына тордылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International