Цифрлы министрлык командасы тарафыннан Саклык белгечләре белән берлектә эшләнелә торган "Минем субсидияләр" дигән субсидияләр маркетингы республиканың барлык халкы өчен дә ачык. Сервис аша татарстанлылар хәзер үк онлайн рәвештә 7 ярдәм чарасын рәсмиләштерә ала. Web-портал түбәндәге адрес буенча урнашкан – https://subsidiya.tatar.ru/landing.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында республика сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда Россия ИТ-компаниясе BIMeister төзелеш өлкәсендәге үзенең санлы карарлары турында сөйләде. Очрашуны Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин алып барды.
РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланучылар Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтә алырга мөмкин. Яңа электрон сервис Россия Цифрлаштыру министрлыгы Росреестр белән берлектә эшли башлады.
Инновацияләргә ярдәм итү фондында «Старт-1» программасы буенча ИТ–проектларны конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре ясалды. Цифрлы үсешкә грант ярдәме 160 стартап алды, алар арасында Татарстаннан дүрт проект бар.
Шушы көннәрдә Биектау районы башкарма комитетында 11 нче майда Казандагы 175 нче гимназиядә булган коточкыч вакыйга эзеннән террорга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды. Мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә кайбер җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Мәктәп директорлары белән булган җитди сөйләшү барышында алар алдына җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куелды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сентябрь аенда узачак сайлаулар алдыннан “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары сайлаучылар белән очрашалар. Биектау районында яшәүчеләр парламентарийлар белән беренчеләрдән булып очраштылар.
«Цифрлы диктант» ИТ-технологияләр өлкәсендә белемнәрне тикшерү буенча Бөтенроссия Белем бирү акциясен оештыручылар 2021 елга нәтиҗәләр ясадылар. Татарстан Республикасы цифрлы грамоталылыкның иң югары дәрәҗәсен күрсәткән төбәкләр арасында булды.
24-25 майда «Startup Village 2021» халыкара технологик конференциясе узачак, аның кысаларында Startup Bazaar ит-проектларының масштаблы күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
"Күп функцияле үзәкләр"нең республика офисларында яңа хезмәт – яшәү урыны буенча чит ил гражданнарын теркәү. Әгәр элек чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган зат КФҮ аша хакимияткә үзенең килүе турында хәбәр итә алса, хәзер ул монда гариза да бирә ала.
Алты ай эчендә коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча модернизацияләнгән кайнар линия эшләү дәверендә 122 контакт-үзәккә 223 088 татарстанлы консультация сорап мөрәҗәгать итте.