ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

24-25 июньдә Казанда ел саен үткәрелә торган XIV ITSF–2021 санлы форумы узачак, анда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 100 дән артык әйдәп баручы эксперт катнашачак. Конференцияне ICL компаниясе төркеме оештыра. Быел чара компаниянең 30 еллыгын бәйрәм итү эгидасы астында узачак.

Халыкара умартачылар көнен умартачылар да, бал яратучылар да, баллы яратучылар да бәйрәм итә. Сая авылында гомер итүче Алмаз Шакиров умартачылар нәселеннән. Ул бала чактан ук бал кортлары белән мәшгуль. Әтисе аның кулына беренче тапкыр күрек тоттырганын да бүгенгедәй хәтерли әле ул.

Чыгарылыш кичәләре мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да була. Әлеге учреждениеләрдә дә балалар тәрбиячеләр, икенче йортларына әверелгән бакча белән хушлашалар һәм өлкән тормышка аяк басалар. Биектау районында 39 балалар бакчасы эшли. Балалар тарафыннан әти-әниләр өчен әзерләнгән бәйрәмне үз күзләребез белән күрү өчен без дә шундый бакчаларның берсендә булу бәхетенә ирештек.

Коронавирус бик куркыныч авыру. Аннан бары тик вакцина ясатып кына котылып калырга мөмкин. Биектау районында бүгенге көндә барлыгы 309 мең кеше COVID-19га каршы вакцина ясатты. Ә икенче прививка алган кешеләр саны 224 меңгә җитте.

Ел саен Россия күләмендә унынчы сыйныф укучылары өчен кырда өйрәнүләр уздырыла. Биектау районында андый сборлар Чыршы авылында оештырылды. Физик яктан чыныгу, корал белән эш итү, сафта йөрү һәм тактик әзерлек узу өчен бирегә бөтен районнан 50дән артык укучы җыелды.

Биектау районында чәчү уңышлы гына тәмамланды. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да азык хәзерләү эшләренә керешер алдыннан тиешле чараларны күрәләр. Татарстан республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов район хуҗалыкларында азык хәзерләү техникасының нинди халәттә булуын карарга, көнүзәк проблемалар турында сөйләшергә һәм җитәкчеләр, коллективлар белән аралашып алырга килгән.


30
май, 2021 ел
якшәмбе

Казанда «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РОССИЯ ӨЧЕН» ХАЛЫК ФРОНТЫ» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Россиядә хезмәт кешесенә исемнәр һәм бүләкләр бирә башлауның 100 еллыгы уңаеннан «АВЫЛ БАТЫРЛЫГЫ:Хезмәт геройлары» Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра, дип хәбәр итә. Анда теләгән һәр Россия Федерациясе гражданы катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Россиянең Хезмәт батырлыгы» мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре мәктәп яны кишәрлекләрендә һәм гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында яшелчә культуралары үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән.

Бу хакта Нурлат районында узган зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте. Семинарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International