ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «Татарстан Республикасында лейкоз буенча эпизоотик вәзгыять. Савыктыру юллары»темасына семинар-киңәшмә узды.
Өч ел элек ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы “ПРОФ-IT:2015” Бөтенроссия региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлар конкурсына гаризалар җибәрде.
Соңгы ике атна эчендә 160тан артык абитурент Иннополис Университетвнда сайлап алуларда катнашты.
“Электрон Татарстан” информатлары аша “Газпром Трансгаз Казань” ААҖ оешмасы тәкъдим иткән газ өчен түләүләр һәм приборлар күрсәткечләрен кертү мөмкинлеге булдырылды. Түләү өчен информатта махсус урынга штрих-кодны куярга кирәк, яисә кодны үзеңә җыю мөһим.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар өчен “Язылган өчен Ipad” дип аталган традицион конкурс игълан итә. Конкурсның төп шарты – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылу.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 13 апреленнән ТР рәсми порталының начар күрүчеләр өчен махсус версиясе эшли башлады.
“Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау” дәүләт мәгълүмати системасына кергән “Поликлиника” модуле эксплуатациягә кертелде. Медицина оешмалары хезмәткәрләрен әлеге системада эшләүгә укыту өчен тьюторлар сайланып алынды.
Татарстанда яшәүчеләр 2015 елның  I кварталында ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша ЗАГС хезмәтләрен алуга 31 074 электрон гариза җибәргән.
Татарстан Республикасында җир өсте элемтә линияләрен җир асты кабель коммөникациясенә күчерү дәвам итә. Региональ программада 9 шәһәр катнаша: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Чистай. Барлыгы  24 элемтә оешмалары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International