ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Прокурор катнашуы чаралары күрелгәннән соң салымнар һәм иминият кертемнәре буенча барлыгы 21 млн 227 мең сумлык бурычлар түләнде.

Россия төбәкләре вәкилләре муниципалитетларның һәм хакимиятнең барлык баскычлары һәм тармакларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы әгъзаларының гомуми җыелышында сөйләште. Бу аспект бүген муниципалитетлар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

Биектау районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы бу атнада чәршәмбе көнне булды.

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.

СССРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә гер спорты турниры Биектауда инде унсигезенче тапкыр уздырыла. "Биектау" универсаль спорт залына йөздән артык спортчы җыелды. Ярышлар башланганчы, шәрәфле кунаклар һәм турнирны оештыручылар Таһир Газим улы Биккениевнең спорт комплексы янына узган ел - хөрмәтле якташыбызның 70 еллыгына куелган бюсты тирәсенә чәчәкләр салды.
 


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

24нче ноябрь көнне Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылачак. Әлеге чарага килүчеләр  предприятиеләрнең вәкилләре белән очраша, булган вакансияләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр ала алачак. 

17 ноябрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15545 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 286 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,76% күрсәткечен тәшкил итә.

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү көне алдыннан Федерация Советында геройлык һәм батырлык эшләгән балаларны хөрмәтләделәр. "Герой балалар" дигән чарада катнашучыларның иң кечкенәсенә - 7 яшь, ә иң өлкәне күптән түгел 16 яшьлеген билгеләп үткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International