ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2016" республика конкурсы жюрие Татарстанда топ-30га кергән мәктәпкәчә учреждениеләрне билгеләде. Иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтәчәк.

13 июньдә республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе старт алды. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре уку йортларына зур ярдәм күрсәтә.

30  июньдә  Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Вазгыяти-мәгълүмати үзәгендә бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлануга багышланган матбугат конференциясе була.

Олы Битаман авыл җирлегендә иртәләрен чалгы тавышы ишетелеп тора. Бюджет хезмәткәрләре юл кырыйларында үскән үләннәрне чабалар

Яңа уку елында Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында татар төркеме ачыла. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә әлеге уку йорты директорының укыту-методик эшчәнлеге буенча урынбасары Гүзәлия Җамалиева хәбәр итте

25 июньдә Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе базасында Россия Федерациясе регионнарында яшәүче балалар өчен төбәкара "Бүләк" милли-мәдәни профиль сменасы ачылу тантанасы узды. Агымдагы елда әлеге смена 22 июньнән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 13 төбәгеннән килгән олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләре, балалар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре активистлары катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясен бирү турындагы указны имзалады.  2016 елгы лауреатларга премияләр ТР Фәннәр академиясе президиумының 30 июньдә Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Вячеслав Алемасовның туган көне алдыннан узачак  утырышында тапшырыла.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасы каршында "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды.

Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан “Авыл укытучысы-2016” конкурсы 3 этапта уздырыла. I этап 2016 елның 1 нче апреленнән 30 нчы  июненә кадәр дәвам итә. 1–31  нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсының йомгаклау өлеше уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International