"Биектау ТВ" телеканалында "Яшьләр яңалыклары" һәм һава торышы тапшыруларын алып баручы Энҗе Гарәфиева 22 нче тапкыр уздырылучы "Алтын каләм" бәйгесенең финалында катнашып, катнашучы сертификатына ия булды.
27 июньнән 30 августка кадәр “Туган җирем – Татарстан” дигән темага туган як турында район күләмендә әдәби конкурс уздырыла.
Җәйге һәм җәйге каникуллар сәламәтләндерү кампаниясе башлану белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасындагы Роспотребнадзор Идарәсенең Арча, Биектау территориаль районнарындагы бүлеге 8 (84366) 300-83; 8 (84366) 315-01 кайнар линия телефоннары буенча балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү мәсьәләләре гражданнарга буенча тематик консультацияләр уздыра.
Сабан туе татар халкына гына хас барлык үзенчәлекләрне тулысы белән чагылдыра торган бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Үз хәбәрчебез шундый тантаналарның берсендә – Чыпчык җирлегендә авыл
булды.
Биектау районында быел барлыгы 140 чыгарылыш сыйныфы укучысы өлгергәнлек турында аттестат алып чыкты. Бу – республикадагы барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларның 1% дигән сүз. Аларның күбесе югары уку йортларында укып белгечлек дипломы алгач та туган районга кайту максатыннан юллама белән укырга керергә ниятли.
Белемнең сыйфатын бәяләүдә өстенлекле юнәлеш – унберенче сыйныфларны тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру. Районда белем бирүнең сыйфат дәрәҗәсе аттестацияне оештыру һәм үткәрүдәге системалы эшкә, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының аңа ничек әзерләнүенә бәйле.
Бүген Биектау авылындагы яңа стадионда ТР Беренчелеге Беренче лигасы кысаларында чираттагы матч узды.
Еш кына без, үзебезнең хокукларыбызны тиешенчә белеп бетермәү сәбәпле, юридик яктан күпкә белемлерәк җитәкчеләребез тарафыннан зыян күрәбез. Мисал өчен, кризиска сылтап, күп кенә оешмаларда хезмәт хакларын тоткарлый башладылар. Закон буенча исә, хезмәт хакы 1 генә кун соңрак бирелсә дә, кеше хокукы бозылган дип исәпләнә. Әлеге четерекле мәсьәләдә безнең укучыларыбызга Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясенең бүлек мөдире Юлия Лазарева ярдәм итте.