ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр «Крокус Экспо» Мәскәү күргәзмә үзәгендә «Сөт һәм ит индустриясе 2018» Терлекчелек, сөт һәм ит җайланмалары һәм технологияләренең 16 нчы халыкара күргәзмәсе узачак.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

 

Хезмәт министрлыгы аңлатуынча, социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгы киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Татарстанда үпкә яман шешен рентген сурәтләре аша интеллектуаль ачыклау технологиясен апробацияләү карары кабул ителгән. 

16 февральдә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Яшь фермер» VI интеллектуаль уенының төбәк этабы узды, анда Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары катнашты. Исегезгә төшерәбез, Быел «Яшь фермер» интеллектуаль уены Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия эшкуары» ФДБУ ярдәмендә Россия Авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Уенның максаты – укучыларда мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү күнекмәләрен булдыру һәм командада эшләргә өйрәтү, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында аларга бизнес-планнар эшләүдә ярдәм итү.

Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды.


16
февраль, 2018 ел
җомга

ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы дәүләт мәгълүматләштерү системасын модернизацияләүен дәвам итә. 2017 елның азагында системага яңа модульлләр кертелде - «Кадровый резерв», «Мои олимпиады» и «Система оценки качества образования».

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарның һәм башка техниканың торышына күзәтчелек идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИнең техника күзәтчелек күзҗтчелеге һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов, су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы – Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсендә кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасының дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең район бүлекләре башлыклары катнашты.

Татарстанның агросәнәгать комплексы актив рәвештә тыгызландырылган табигый газга күчә. Бу авыл хуҗалыгында ягулык чыгымнарын ике-өч мәртәбә киметәчәк. Бүгенге көндә 250дән артык шундый техника эшли инде.

Бүген Казанда Идел буе агросәнәгать форумы үз эшен тәмамлады. Искәртеп үтәбез, форум ел саен «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Быелгы форумда Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән 200дән артык предприятие катнашты. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләре булды. Компанияләр вәкилләре стендларында Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары урнаштырылган иде.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International