2018 елның ике ае эчендә районнар кулланучылар җәмгыятьләренең терлек сую пунктларында 1184 баш эре мөгезле терлек суелган (йөкләнеш җитештерү куәтенең 34%ын тәшкил итә). Биектау районы кулланучылар җәмгыятенең терлек сую пунктында 350 баш эре мөгезле терлек суелган (114%), Минзәлә районында – 262 баш (90%), «Зәй» АХКК – 166 баш (54 %).
2013-2017 елларда Татарстанда 20 546 кеше авария хәлендәге йортлардан күчерелгән.
2018 елда Татарстанда алты яңа балалар лагере төзеләчәк. Моннан тыш, 2018 елда 14 лагерьга капиталь ремонт үткәрү һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 200 миллион сумны тәшкил итәчәк.
Районыбыз йолдызлары “Созвездие-Йолдызлык” Фестиваленең зона этабына әзерләнә. Ул Балтач районында 20-21 март көннәрендә узачак. Кабатлап үтәбез, «Созвездие-Йолдызлык-2018» Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел 18 тапкыр уздырыла. Ул Татарстан яшьләренең иҗатын тормышка ашыруга зур этәргеч булып тора. Елдан- ел әлеге конкурсның дәрәҗәсе дә, масштабы да киңәя. Быел да фестивальнең сайлап алу турлары иң әүвәл район мәктәпләрендә старт алды. Алга таба иң-иңнәргә бәя район күләмендә бирелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVIII съезды узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, «ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, фермерларның район ассоциацияләре рәисләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашты.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Республика клиник хастаханәсенең элеккеге табибы-офтальмологы Маслова Евгения Яков кызы 100-еллык юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан данын ярышларда 11 спортчы яклаячак, алар арасында зәйлеләр дә бар.
Кичә, 1 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПКсының геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
2018 елда Татарстанда 297 ятим бала торак алачак. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион 286 мең сум акча бүленгән.
Өнсә авылы мәдәният йортында “Күңел бизәкләре” исеме астында чигү остасы Наилә Гарифуллинаның кул эшләреннән матур күргәзмә оештырылды. Әлеге чара элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата кызыксыну, ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традицияләрне саклау максатыннан оештырылды.