ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Иске- Казан авыл җирлегендә Коркачык мәдәният йорты Коркачык башлангыч мәктәбендә “Конституциягә багышланган дәрес” викторинасы уздырды.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм!


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Республиканың ундүрт шәһәр һәм районындагы балалар сәламәтләндерү лагерьларына ремонт үткәрелгән.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе
Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте.

30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Кеше өлкәнәя барган саен үзенең үткәннәрен, күргән-белгән вакыйгаларны искә төшерә башлый. Миңа моны исбатлап торырга кирәкми. Бүгенге язмам хезмәт яратучан, игелекле гамәлләре белән кешегә файда китерүче, тырыш гаилә – Юртыш авылында яшәүче Галиев Мансур абый гаиләсе турында.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин  Кайбыч  районына  эш  сәфәре  белән  килде,  биредә  авыл  халкының  эшләү   активлыгын  арттыру буенча  зона  киңәшмәсе  узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов,  Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләр  Соыеты  рәисе  Әгъзам    Гобәйдуллин,  Кайбыч  районы  башлыгы    Альберт Рәхмәтуллин,  шулай  ук  шул  зоеага  керүче  муниципаль районнар  башлыклары,  авыл  җирлекләре  башлыклары,  кооперативлар  җитәкчеләре,    фермерлар  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив белешмәләре буенча, 2018 елның 29 ноябренә тулаем тәүлеклек  савым 3240,7 тонна тәшкил итә, бу 2017 елның шушы чорына караганда   134,9 тоннага (+104 %) күбрәк. 

2018 елның 28 ноябренә теплица яшелчәләрен җыю ил буенча 889,6 мең  тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 28,3%ка  артыграк.  

«Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе» ДКУ балалар  өчен   «Мин  терлекчеләр    династиясеннән»  конкурсын уздыра.   

Иске- Казан авыл җирлегенең  Татар Әйшәсе авыл клубында әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды . Нургалиевлар гаиләсе әниләребезгә үзләре исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International