ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Лаеш  муниципаль районында  “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы  кысаларында  машина  белән  сыер  савучы  иң  яхшы  операторларны ачыклау  буенча 46 нчы   республика  конкурсы узды.  

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары    Николай Титов “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы  кысаларында   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  белән   АПК продукциясен  экспортлау мәсьәләләре  темасына  түгәрәк  өстәл  үткәрде.     

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары һәм  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип Хаҗипов “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы  кысаларында  терлекчелек  буенча  белгечләр  белән  түгәрәк  өстәлләр  уздырдылар.   

29 июньнән лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирларны йөртү тыелды.

Илкүләм проект кысаларында биш ел дәвамында 351 предприятиене модернизацияләү планлаштырыла.

Дәүләт башлыгының сәламләү хаты Казанда Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылышында укылды.

ТР Президенты «Татарстанда Кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.

29 июньнән лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирларны йөртү тыелды.


30
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Казанда WorldSkills дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының төп составына 14 татарстанлы керде. Төзелеш өлкәсен «Бетон төзелеш эшләре» компетенциясе Сираҗетдинов Радик Рафаэль улы («Казан ДСК» ҖЧҖ хезмәткәре), «Сантехника һәм җылылык» компетенциясе Малинов Дмитрий Олег улы (КДАТУ студенты) тәкъдим итә. Ярышларда илне барлыгы 63 яшь белгеч тәкъдим итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International