Бу елның язында һәм җәй башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына, яңа эш башлаучы фермерларга һәм гаилә фермаларына грантлар бирү буенча конкурслар узды. Конкурс комиссияләренең утырышы Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләү юлы белән ачык режимда узды. Грант алучыларга акчалата сертификатлар тантаналы рәвештә Татарстанда Кыр көне – 2019 чаралары узганда тапшырылды. Шуннан соң әле бер айга якын гына вакыт үтүгә дә карамастан, грант алучылар үз проектларын актив рәвештә гамәлгә ашыруга да керештеләр.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары республика районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Зәй районы көзге боңдайны җыюга кереште, Буа районы - борчак җыюга, ә Азнакай, Аксубай, Апас һәм Нурлат районнары арпа җыюга керештеләр. Республика буенча барысы 4 000 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36,5 ц/га.
«Татарстан Республикасы РТПҮ» РТРС филиаллары объектларында планлы ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, 9:00 дән 15:00 гә кадәр аналоглы һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп торырга мөмкин:
Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан республиканың барлык икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары яңа уңышны кабул итү әзерлегенә тикшерү узалар. Аны Кайбыч районының Колангы икмәк кабул итү предприятиесе дә узды. Бу елда яхшы уңыш көтелә, шуңа күрә көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләчәк, дип сөйләделәр җаваплы белгечләр.
18 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова рәислегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү мәсьәләләренә багнышланган иде. Чарада шулай ук республика территориясендә дәүләт ярдәме белән иминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләренең төбәк вәкилләре катнашты
Бүген Лаеш районында беренче мәртәбә ашлык суктырып карадылар. «Волжская» ҖЧҖ кырында комбайн «Скипетр» көзге бодаеның бер алымын урып карады.
2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек продукциясен җитештерү йомгаклары һәм икътисадый күрсәткечләр турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
16 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге комиссия Арча районында техниканың 2019 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техника белән тәэмин итү секторы мөдире Ян Клетенков, «РСЦ» ФДБУнең ТР буенча филиалының Биектау районара бүлеге башлыгы Сәгыйть Сәләхетдинов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Арча муниципаль районының Дәхләт техника күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Габделхак Касыймов, «Россельхозцентр» ФДВУ филиалының район бүлекчәсе башлыгы Рүзәл Мортазин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Харон Әмерханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты, ул Союздаш дәүләтнең “Союздаш дәүләтнең нәселле терлекчелек субъектлары системасында генетик ресурсларның конкуренциягә сәләтле “БелРосживплем” базасын булдыру” фәнни-техник программасын эшләү мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада шулай ук “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов һәм башка кызыксынучы затлар катнашты.
Язмыш татар халкын Җир шарының төрле якларына тараткан. Аны «сәйләннәре сибелгән муенсага» тиңләп булыр иде. Безнең милләттәшләребез Европа һәм Азиядә, Америкада, хәтта ерак Австралиядә дә гомер кичерә. Гомумән, дөньяда татар аяк басмаган урын бармы икән ул?!