ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан аграрийлары хәзер органик продукция үстергәндә Бионоватик компаниясенең үсемлекләрне яклауның биологик чараларын, ашламалар һәм үсеш регуляторын куллана алалар. алар авыл хуҗалыгында куллану өчен хупланды.     


17
май, 2020 ел
якшәмбе

11 майда Республика Хөкүмәте «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертте. Үзгәрешләр 12 майдан гамәлгә керде.
 

Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.  

Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 159 млн. сумнан артык.

Татарстан Республикасында урнашкан уңай һава торышы кыр эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итте, чәчүне көн саен 100 мең гектарга кадәр җиткереп булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткереде.  

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Республика районнарында бәйрәм кысаларында агросәнәгать комплексының хезмәт династияләрен котладылар.   

16 майда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казан» агросәнәгать паркында булды һәм комплексны ачылуына җиде ел булу уңаеннан котлады һәм илдәге санитария-эпидемиология вәзгыяте шартларында аның ничек эшләвен тикшерде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков та булды. «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшләү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында аның директоры Олег Власов сөйләде.


8
май, 2020 ел
җомга

Мөхтәрәм райондашлар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

      Сезне барыбыз өчен дә иң кадерле бәйрәм -- Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбриклим. Май аеның шушы матур көннәрендә без ветеран-фронтовиклар һәм тыл хезмәткәрләре батырлыгына, сугыш кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә баш иябез, халкыбыз белән, аның тарихы белән горурланабыз. Бу Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен без беркайчан да онытмаячакбыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International