Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.

Артистка иртщнге 10:00 сәгатьтә вафат булган. Хәния Фәрхинең йөрәк өянәге тоткан һәм аны хастаханәгә илтеп җиткерә алмаганнар, юлда ул җан биргән.

Хәния Фәрхине соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның халык һәм Башкортстанның артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

 

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International