Шәүвәл аенда тотылган уразаның савабы

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Шәүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) алты көн ураза кушкан тотарга. Ураза тотучы бер ел ураза тоткан савап алачак дигән.

Кайберәүләрдә, соң нишләп, шуның кадәр савабы булгач, рамазанда ай тотмыйча буе, моны шәүвәл аена гына калдырмаска, дигән ялгыш фикер туа. “Өметлеләр” мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин сүзләренчә, бу хәдиснең өлеше кешеләр белән генә бер таныш. Аның бер өлешендә, рамазан ураза аенда тоткан кеше, дигән сүз бар.

 

- Мөхәммәд (с.г.с.)нең: «Кем ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң тотса шәүвәл алты аеның көнен, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр», - ди. Һәрбер изге гамәл өчен ун әҗер-савап билгеләнә. Шуңа күрә, рамазан ураза аенда тотуның әҗер савабы ун ай ураза тоткан кебек. Утыз көнгә унны тапкырлагач, өч йөз чыга. Ә шәүвәлдә алты көн тоткан уразаның әҗер савабы ике айныкына туры килә, ягъни алты көнгә унны тапкырлагач, алтмыш чыга. Бергә кушкач, бер еллык әҗер-савап хасил була.

 


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International