Озын гомерле булу сере

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Галимнәр хатын-кызларның озын гомерле булу серен ачкан. Алар авыруларны да тизрәк икән җиңә. Сәбәбе – юмор хисле булу. Әлеге гипотеза фактлар белән дә расланган. Тикшеренүдә 53 мең гүзәл зат катнашкан. Нәтиҗәдә, шаян сүзле ханымнарның йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 74 процентка кимрәк авыруы ачыкланган. Элек белгечләр: «Озын гомерле булуның сере – зур матур гаиләдә яшәү», – дигән иде. Күп аралашу кешегә уңай тәэсир итә. Аралашырга яратучыларның озак гомер итүе белән дә шуның бәйле дип карала. Моны Эксетерск университеты галимнәре ачыклаган.

Моннан тыш, белгечләре Америка ир-атларның озын гомерле булу серен дә тикшергән. Алар әйтүенчә, ул аларның холкына бәйле. Тыныч ирләр, эмоциональ кешеләргә караганда, озаграк яши ди. Негатив эмоцияләр аркасында канда стресс гормоны барлыкка килә, имеш. Ул һәм инфаркт инсульт булу куркынычын арттыра. Бу тикшеренүдә 5 меңнән артык ир-ат катнашкан, дип яза pravda.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International