Казан Олимпия уеннарына максат тота

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Бик тә мәшһүр “Берегись автомобиля” дигән нәфис фильмда театр үзешчән режиссерының: “Безгә инде Шекспир әсәрләренә күтәрелергә вакыт түгелме икән?!”-дигән сүзләрен күпләр хәтерлидер, мөгаен. Шуның сыман Казан да елда Универсиаданы 2013 җәйге һәм спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатларын үткәреп гөрләтеп, тәҗрибә туплаганнан соң, ипләп кенә Олимпия уеннарына максат тота кебек. Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың эшләре һәм яшьләр спорт министры Владимир Леоновның: “Татарстан һәм Казан иң югары дәрәҗәдәге спорт чараларын оештырырга әзер”,-дигән сүзләреннән дә була чамаларга моны. Хәер, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шәхсән үзе дә Казанның Олимпия уеннарына лаек булуын әйткән иде инде.

 

Дуслардан җылы сүз

Сөйләгәнчә Владимир Леонов, Конфедерацияләр Кубогының 15-29 июньнәрдә Казанда үткәрелгән матчларның оештыру дәрәҗәсен халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино, Россия премьер-министры урынбасары-Россия берлеге президенты футбол Виталий Мутко, Германия җыелма командасы тренеры Йоахим Лёв, Португалия футболчысы Криштиан Роналду бик югары бәяләгәннәр. Мәсәлән, Джанни Инфантино: “Казан-Арена” халыкара стадионы дәрәҗәдә, футбол кырының чирәме әйбәт. “Казан-Арена” теләсә кайсы дәрәҗәдәге уеннарны үткәрергә әзер”,-дигән. Джанни әфәнде Казандагы кунакчыллыкка, казанлыларның ачык йөзле булуына сокланган. Йоахим Лёв: “Бу кызу дәрәҗәдәге матч булды һәм югары”,-дигән.

 

 

Хушлашмыйбыз, саубуллашабыз ә

- Россиягә 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына 32 команда килә. Мәскәүдә быелның 1 декабрендә жирәбә салыначак,-диде Владимир Леонов.

 

Казан 2018 елда алты команданы кабул итә. Уеннар 16, 20, 24 һәм 27 билгеләнгән июньнәргә. 30 июньдә һәм 6 июльдә плей-офф уза матчлары. Очрашулар “Казан-Арена” футбол стадионында барачак. Үзәк стадион, “Электрон”, “Динамо” өчен күнегүләр билгеләнгән. Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында “Идел” яшьләр үзәгенә, “Ак Барс” хоккей клубы һәм “Рубин” футбол клубы базаларына, “Казан” тау комплексына чаңгысы, үзгәрешләр кертеп, төзекләндерү үткәрелә.

 

- Бер ел бар. Бу вакыт күп тә, аз да. Хушлашмыйбыз, кына саубуллашып ә торабыз,-диде Владимир Леонов.

 

Рәхим итегез!

- Футбол буенча Дөнья чемпионаты узачак шәһәрләр хәзер ашыга-ашыга төзи кунакханәләр. Җитәрлек кунакханәләр Казанда,-диде Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов.

 

Конфедерацияләр Кубогы матчлары барган 15-29 июньнәрдә Татарстанга 160 мең турист килгән. Казан Кремлен 161 мең кеше караган. Алабугага-8 660, Бөек Болгарга-28 049, Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегенә-21 273 һәм Чистайга 6 920 турист барган.

 

- Авылларга барырга теләк белдерделәр, хәтта. Татарстанда дүрт муниципаль районда авыл туристлыгына кагылышлы проектлар гамәлгә ашырыла. Биектау активлык күрсәтә, бу райондагы Яңа Ширмә авылы республиканың туристлык маршрутына алыначак,-диде Әбдрәшитов Артур.

 

 

Казанда калыгыз

- Конфедерацияләр Кубогы матчлары Казан халыкара өчен тәүге спорт чарасы түгел. Ләкин, мэр Илсур Метшин “тәүге мәртәбә кабул иткән кебек карарга кирәк” дип, оешканлыкка чакырды,-диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов.

 

Конфедерацияләр Кубогына әзерлек кысаларында, Казанда 3,7 миллиард сумга 44 урам юлы төзекләндерелгән. Кунак килә дә китә, юллар ә үзебездә кала.

 

Сәфәргә җыеныгыз

“Казанның меңъеллыгы” паркында 7,8 һәм 9 июльләрдә “Тәмле Казан” фестивале уза. 6-16 июльләрдә - пляж Бөтенроссия уеннары. Ярышлар Спортның су төрләре сараеның пляж уеннары үзәгендә һәм Кремль яр буенда барачак. Казан Сабан туе - 15 июльдә Тынычлык Каенлыкта бистәсендәге, шул ук көнне кичке якта “Казан ат - спорт комплексында мәдәни программа тәкъдим ителә. Авиаузышлар буенча Дөнья чемпионатының бер этабы 22-23 июльләрдә Казанда Казансу елгасы зонасында була.

 

 

 


Дамир БӘДРИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International