Кычыткан чүп үләне генә түгел...

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Кычыткан чүп үләне генә түгел, белеп кулланганда дару да. Кычыткан яфрагы К, В2, В3 витаминнарына бай. Аның составында шулай ук дуплау матдәләре, органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл бар.

Кычытканның файдалы үзлекләренә килгәндә, аңарда К витамины дуплау матдәләре һәм күп булганлыктан, аны кан китүне туктаткыч буларак файдаланалар. Аналыктан һәм борыннан кан киткәндә, даруханәләрдә сатыла торган сыек экстрактын кулланалар. Төнәтмә әзерләргә дә була. Моның өчен 1 стакан кайнар суга 15 гр вакланган яфрак салып, 10 минут төнәтәләр һәм суытып, көнгә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

 

Ревматизм вакытында кычытканның согы файдалы, аны көненә өч тапкыр бал белән яртышар стакан эчәләр.

 

Кандагы шикәр күләмен өчен киметү, яңа җыеп алынган ике аш кашыгы кычыткан яфрагын вак итеп турап, бер стакан кефирга салып, көненә 1-2 стакан эчәләр.

 

Үт куыгында таш булганда, яфракларны сыгып ясалган сокны көненә 2-3 тапкыр берәр чирек стакан (яки һәр ике сәгать саен берәр аш кашыгы) эчәләр.

 

Әлеге рецептларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International