Табигатькә якынаюым аның байлыкларына карата игътибар уятты.Төгәлрәге, дару үләннәре белән нык кызыксынып яшим. Бәлки бу сәләт әбиемнән дә миңа күчкәндер... Инешкә каз бәпкәләре төшерсә дә, куса көтү да, әбием алъяпкыч итәгенә нинди дә булса үлән җыеп кайта иде. «Иртә язда җыйган үләннең бар шифасы яфракта, иренмәгез, җыегыз, кышын кар астыннан берни дә таба алмассыз», – дип, кырга алып китә иде безне. Һәркайсының атап исемен, нинди авыруга ярдәм итә – барысын да өйрәтте ул.
Әбиемнең дәвамчысы булып, үзем дә шулай табигать илһамланып шифаханәсеннән, дәва алып яшим. Китапханәче булып эшләвем, кешеләр белән еш аралашуым моны башкаларга да төшендерергә ярдәм итә дип саныйм. Табигатькә экскурсияләр, әңгәмәләр, күргәзмәләр оештырам. Киптереп, әзерләп куйган үләннәр кемгә дә булса шифа бирсә, булыша алуыма куанам. Безнең якларда бик күп төрле дару үләннәре үсә, аларның һәрберсе нинди дә булса дәва авыруга, куллана генә белергә кирәк. «Адымыгызны атлагыз карап, һәр сукмак буенда файдалы үлән үсә», – иде дия әбием. Мунча чабынып чыккач, җиләкле кура, мәтрүшкәле, бөтнекле чәй эчкәнегез бармы? Салкын тидердем дип чапканчы даруханәгә, юкә чәчәге, үги ана төнәтмәсе эчеп карасагыз? Бума ютәл азаплый дип, антибиотик эчкәнче, ак әрем, борыч, бөтнек төнәтмәсе нык булыша дип саныйм. Атлап йөргән сукмак кырыйларында үсеп утырган бака яфрагы үләне – төзәтүче яраларны. Кәефләр үзгәреп, кан басымы төшеп киткәндә, сукыр кычыткан булыша. Бозылса Тәнең, аллергиядән тилмерсәң, тигәнәге эт (череда), канлы үлән (чистотел) ярдәмгә киләчәк.
Кыскасы, табигать – шифа бирүче, аңа һәрвакыт рәхмәтле булып, сәламәтлек белән гомер кичерсәк иде. Үләннәрнең мең төрле сихәте турында онытмасак иде.
Миләүшә МАННАНОВА, Балтач районы, Кили авыл китапханәсе мөдире