"Биектау ТВ" телеканалында "Яшьләр яңалыклары" һәм һава торышы тапшыруларын алып баручы Энҗе Гарәфиева "Алтын каләм" бәйгесенең финалында катнашты

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

"Биектау ТВ" телеканалында  "Яшьләр яңалыклары" һәм һава торышы тапшыруларын алып баручы Энҗе Гарәфиева 22 нче тапкыр уздырылучы "Алтын каләм" бәйгесенең финалында катнашып, катнашучы сертификатына ия булды. 

"Алтын каләм" журналист булырга теләүче яшь каләм ияләре арасында 1995 нче елдан бирле үткәрелүче фестиваль. "Алтын каләм" 7 юнәлештә уздырыла - рус матбугаты, татар матбугаты, фото берләшмәсе, радио берләшмәсе, телевидение берләшмәсе, рr һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар, басма матбугатта дизайн һәм верстка.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International