Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина Россия авыл хатын-кызлары Комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты

2017 елның 30 июне, җомга

15-16 июньдә Липецк өлкәсендә Россия авыл хатын-кызлары Комитетының киңәйтелгән утырышы булып узды.

Анда Россиянең 35 төбәгеннән 80 нән артык хатын-кыз килгән иде. Чарада Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина да катнашты.

Чара авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм "Авыл җирлекләре биләмәләренең 2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр чорда тотрыклы үсеше" федераль программасының үтәлеше мәсьәләләренә багышланган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International