"Балкыш" балалар иҗаты йортының иҗади ел йомгаклары

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Балалар иҗаты йортының вокаль отчет концерты әле күптән түгел генә шаулап-гөрләп узды. Әлеге концертның төп  персонажлары “Color music”, “Кояш” ансамбльләре һәм “Гармония” театр студиясе булды.

 

Концерт вокаль берләшмәләрдәге яшь талантларның ел дәвамында башкарган иҗади эшенә нәтиҗә ясау булды. Яшь артистларның үзләре өчен дә бу яңадан сәхнәне тою, әсәрләрне әйбәт музыкага кушылып башкару, зал акустикасына хозурлану һәм рәхмәтле тамашачыларның алкышларына күмелү ләззәтен кичерү мөмкинлеге дә. Вокаль концертның кунагы – “Йолдыз” хореография коллективы әлеге иҗади кичәне  үзенең “Курай чәчәге”  биюе белән  ямьләндерде.

Эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” XVII нче Ачык Республика телевизион яшьләр фестивалендә беренче урыннарны алу күңелле вакыйга булды. Анда безнең нәни йолдызчыкларыбыз  Феофанова Амелия һәм Шулаева Екатерина Олы Әтнәдә узган зона этабында, 1 нче урынны алып, Биектау районының данын күтәрделәр. “Созвездие-Йолдызлык”ның УНИКСтагы суперфиналында һәм финалында сәхнә, аның артындагы көч сынашу рухы яңа иҗади идеяләр тудырды.

Агымдагы уку елы “Балкыш” вокалистлары өчен төрле конкурсларда җиңүләргә бай булды: 1 дәрәҗә лауреатлар – 19, II дәрәҗә – 19,  III дәрәҗә – 13, катнашкан өчен дипломнар – 23.

Апрель аенда “Татарстан – Яңа гасыр”  каналында татар җырын башкаручыларның “Җырлы-моңлы балачак” дип аталган популяр балалар телевизион фестивале башланды. Жюри видеога төшерү өчен иң яхшы номерларны сайлап алды. Араларында “Кояш” , “Color music” вокаль коллективлары да булды. Алар композитор  Тәслимә Низаминың “Чәк-чәк” һәм   “Биектавым” җырларын тәкъдим иттеләр.  Тасмага төшергәндә “Татар Сабантуйлары” җыры белән Динә Миндубаева һәм “Нәни музыкант” җыры белән Камилла Ахунова  катнашты. 

Быел Ш.Перроның шундый ук исемдәге  әкияте буенча  әзерләнгән “Золушка” спектакле белән “Гармония” театральләштерелгтән  студиясе уңышлы чыгыш ясады. Коллектив репертуарында татар һәм рус телләрендәге спектакльләр бар. “Милли казаныш” (“Национальное достояние”)  Халыкара конкурсында Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек белән чыгыш ясаган өчен коллектив III дәрәҗә Лауреат исемен яулады. Студия  шулай ук Байлар Сабасында Ш.Биктимеров исемендәге  V республика театраль конкурсының Рәхмәт хатына да лаек булды.

Май азагында Балалар иҗаты йортында Г.Камал исемендәге театр актеры Эмиль Талипов белән  оештырылган иҗади очрашу театр студиясе өчен истә калырлык вакыйга булды. Ул сәхнә серләренә төшендерде, шулай ук үзенең һөнәри юлының  ничек башлануы, ничек дәвам итүе турында сөйләде. Актер балаларга татар авторларының яңа пьесалары җыентыкларын бүләк итте.

Бездә тәрбияләнүчеләр безне иҗади эшкә генә түгел, үзлегебездән камилләшүгә, шәхси үсешкә дә дәртләндерәләр.

Алда безне күп вакыйгалар һәм иҗади уңышлар көтә. Җәйге җылыга, җиләк-җимешләргә, кояшка һәм табигать хозурлыкларына  кинәнгәннән соң без тагын яңа һәм заманча алымнар эзләп, иҗат дөньясына чумарбыз.

               

 


Гөлнар ШӘРӘФЕТДИНОВА, Айгөл МОСТАФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International