Ураза тотабыз: сәхәр ашаганнан соң укыла торган ниятләү догасы һәм авыз ачу догасы

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Рамазан аенда Ураза тотуны ниятләү һәм авыз ачу догаларын исебезгә төшерик.


Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына.


Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”.


Гарәпчә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисал лилләәһи тәгәәләә”.

Кояш баю белән хөрмә яки бер йотым су, бер чеметем тоз белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.


Авыз ачканнан соң укыла торган дога:


“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү”.


Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International