Балалар алар белән “Кем нинди билгегә укыр?”, “Посчитай фрукты и овощи”, “Саннарның урынын билгелә” уеннарын уйнадылар. Заманча һәм татар халык биюе биеделәр. Мультфильм герое Симка белән оркестрда уйнадылар. “Без инде хәзер зурлар”, “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”, “До свидание, детский сад”, “Бөрлегәнем”, “Сау бул, балалар бакчасы” дигән җырлар белән килгән кунакларны сөендерделәр. Шулай ук төрле шигырьләр сөйләп әниләрнең күңелләрен күтәрделәр.
Бәйрәм Буратиноның портфелен табуы, балаларны белем иленә озату өчен мәктәп җиһазларын бүләк итүе белән тәмамланды. Балалар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралыштылар.