Бер төркем татар артистлары Париж Сабан туена юл тотты. Кулларында милли музыка уен кораллары, күңелләрендә моң һәм дәртле татар көйләре.

Парижга эләккән татар кешеләре нишләсен? Әлбәттә, моңлана! Музыкантлар Динар Бәдретдинов белән Алмаз да данлыклы Эйфель манарасы янына басып, гармунда "Казан кичләре" көен сыздырган.