"Мандарин" бию студиясе "Без бергә" фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Казанда "Без бергә" Республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваленең гала-rконцерты шаулап-гөрләп узып китте. 
Тантаналы чарада ТР Мәгариф һәм фән министры  Энгель Фәттахов та катнашты. Ул фестивальдә катнашучыларны әлеге балачак бәйрәме белән котлады.

Биектау районын гала чарада "Мандарин" студиясе тәкъдим итте. Коллектив "Традицияләргә тугрылыклы булулары өчен" номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International