Биектау районында иң яхшы ирекле янгын сүндерү командасын ачыклаячаклар

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Бүген Биектау районы Усад авылында “Иң яхшы ирекле янгын сүндерү командасын” ачыклау максатыннан уздырыла торган бәйге старт ала.

Әлеге бәйге республика дәрәҗәсендә уза. Район җирлекләрендә иң яхшы дип табылган командалар республика ярышына Биектау районына киләчәк. Ярышлар спорт чаралары белән үрелеп барачак. Командалар үзләренең хәрби әзерлеген, мобильлеген, көчен һәм акылын күрсәтәчәк. Биектау районы данын ярышларда Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе ирекле янгын сүндерү командасы яклый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International