8 май көнне Гәр авылында Җиңү көненә карата митинг узды.

2017 елның 10 мае, чәршәмбе
Батыр авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үткән митингта авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, авыл җирлеге депутаты Фәния Каюмова, фельдшер Ирина Николаева, пенсионер Раиса Харланова чыгыш ясадылар. Мероприятие һәйкәл яныннан мәктәп бинасына күчте, бәйрәм хөрмәтенә үзешчәннәр зур концерт күрсәттеләр. Бәйрәм чарасы тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International