Римны алдык, алда – Мәскәү

2017 елның 5 мае, җомга

29-30 апрельдә Римда волейбол буенча ир-ат командалар арасында Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы” узды. “Зенит” волейболчылары Германиянең “Берлин” һәм финалда Италиянең “Перуджа” командаларын тар-мар итеп (3:0), турнирның өченче ел рәттән җиңүчесе булып танылды. Бәйрәм итәргә вакыт кына юк – 6 майда Мәскәүдә Россия чемпионатының “Алтылык финалы” старт ала. “Зенит” анда тугызынчы мәртәбә ил чемпионы булу өчен көрәшә.


РЕКОРД АРТЫ – РЕКОРД


“Зенит” волейболчылары бу сезонда бер-бер артлы рекордларын яңартып кына тора. Иң мһим күрсәткеч – команданың бу сезонда җиңелүләрсез уены. “Зенит” волейболчыларының соңгы тапкыр абынуы 2016 елның 23 октябрендә – Бразилиядә клублар арасындагы дөнья чемпионатының финалында булган иде. Менә шуннан соң Россия даими чемпионатын да җиңелүләрсез уздык, Чемпионнар лигасында төркем этабыннан алып, финалга кадәрге арада да “Зенит”ны отарлык команда табылмады. Казан командасының җиңелүләрсез сериясе 38 матчка сузылды.

 

 Фото: Роман Кручинин


– Бер тапкыр җиңсәң, кемдер, очраклылык, дияргә мөмкин. Ә инде син бер партиядә дә оттырмыйча уңышка ирешәсең икән, җиңүне таныйлар. Бүген безнең иң көчле команда булуыбызны да таныганнардыр, – диде Зенит”ның баш тренеры Владимир Алекно Чемпионнар лигасында җиңү яулап, Казанга кайтканнан соң.


Чемпионнар лигасында быелгы сезонны җиңелүсез узу гына түгел, “Зенит”ның көндәшләре 12 матчта барлыгы 2 партиядә генә өстенлеккә ирешә алды. Ә калган 10 матч та “Зенит” файдасына 3:0 исәбе белән төгәлләнде.


Саный китсәң, мисалга рекордларны тагын да китерергә була. Әйтик, моңа кадәр Италиянең “Трентино” командасы гына өч ел рәттән (2009, 2010, 2011) Чемпионнар лигасында җиңүче булган иде. Шунысын да әйтергә кирәк: турнирда соңгы 6 елда Русия командалары гына җиңә – “Зенит” (2012, 2015, 2016, 2017), “Локомотив” (2013) һәм “Белогорье” (2014). “Зенит” Чемпионнар лигасында 5 тапкыр уңышка ирешә. Шуның дүртесе – Владимир Алекно белән. Ә беренче уңышка 2008 елда Витор Сидельников кул астында, команда әле “Динамо-Таттрансгаз” дип аталган вакытта ирешелгән иде. Тагын бер рекорд – Европа чемпионнары кубогы буларак мәгълүм турнир 2000-2001 елгы сезоннан Чемпионнар лигасы буларак уздырыла башлаганнан соң, “Зенит”кадәр кубок яулаган команда юк әле. Монысы да рекорд – “Зенит” уенчысы Александр Гуцалюк Чемпионнар лигасында 5 тапкыр җиңү яуаган бердәнбер уенчы.

 

 Фото: Роман Кручинин


...Ә быелгы турнирның иң кыйммәтле уенчысы булып “Зенит”тан Максим Михайлов танылды. Символик җыелмага бездән Вильфредо Леон белән Артём Вольвич та керде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит”ның җиңүе уңаеннан:

– Сезнең барыгызны да чын күңелдән Казан волейболчыларының Чемпионнар лигасы-2017дә сокландыргыч җиңүе белән котлыйм. Финал, чыннан да, чемпионнарча, куәтле һәм мавыктыргыч булды, зенитлылар көчле көндәшләренә берниндә дә мөмкинлек калдырмады. Бу – Казан волейболының, тулаем илебез спортының җиңүле елъязмасында тагын бер мактаулы сәхифә.


УҢЫШНЫҢ СЕРЕ


“Уңышның әллә ни сере юк. Безнең клуб бик яхшы оешкан һәм дөньяның иң көчле уенчыларын чакыру мөмкинлегенә ия. Менә уңыш нидә! Тамашачылар һәм җитәкчелек икенче урынны начар нәтиҗә буларак кабул итә, барысы да җиңү генә көтә. Дөрес, шул басым үзен сиздерә”, – ди команданың баш тренеры Владимир Алекно.


Инде хәзер начар нәтиҗә, дип әйтмәс өчен, “Зенит” командасына Мәскәүдән дә алтын медаль белән кайтырга кирәк. Быел Россия чемпионатында хәлиткеч уеннар, белүебезчә, башкалада уза.


«Зенит» волейбол клубы “Алтылык финалы”нда “А” төркеменә эләкте һәм Сургутның “Газпром-Югра”, Новосибирскиның “Локомотив” командалары белән очрашачак. Икенче төркемдә – “Динамо” (Мәскәү), “Белогорье” (Белгород) һәм “Факел” (Яңа Уренгой) командалары үзара көч сынашачак. Төркем этабындагы уеннар 6-8 май көннәрендә уза. Владимир Алекно шәкертләре “Алтылык финалы”ның беренче матчында Новосибирскиның “Локомотив” командасы белән очраша.

 

Игроки «Зенита» вернулись в Казань с Кубком европейских чемпионов


Ярымфинал уеннары – 10 майга, финал – 11 майга билгеләнгән. Тамашачы команданың быелгы чыгышына иң югары бәя бирү өчен, “Зенит”ның сезонны нәкъ менә 11 майда җиңү белән төгәлләвен генә көтә. Уеннарның тыгыз графигы булуга карамастан, мондый җиңү алдагы эшкә дәртне генә арттыра, ди “Зенит” волейболчылары.


– Ял итәргә вакыт калмады, – ди команданың иң тәҗрибәле уенчыларыннан берсе булган Алексей Вербов. – Бер-ике көн шатланачакбыз да, кабат – эшкә. Римдагы уңыш безгә булышачак кына.


ҖИҢЕП АРЫП БУЛАМЫ?


“Зенит” ил чемпионатында дүртенче ел рәттән җиңү яуларга тырыша. “Россия чемпионатын оту, Чемпионнар лигасындагы уңышка караганда авыррак булачак”, – ди команданың әйдәп баручы уенчысы Вильфредо Леон. Мәскәүне “алу” Римны “яулау”га караганда җиңел булмаячак. Чемпионнар лигасында соңгы елларда Россия клубларының тантана итүе ил чемпионатының көче турында сөйли.


– Без беркайчан да җиңүдән арымаячакбыз, – ди Владимир Алекно. – Бәлки кемнәрдер “Зенит”ның уңышыннан арыгандыр да, ләкин без түгел. Алга таба да җиңү өчен барысын да эшләячәкбез.

 

Игроки «Зенита» вернулись в Казань с Кубком европейских чемпионов


Бүген төп максатлар Россия чемпионатындагы хәлиткеч уеннар белән бәйле булса да, “Зенит” составында кайберәүләр инде ел азагы турында да фикер йөртә башлады – 11-17 декабрьдә Польшаның өч шәһәре клублар арасындагы дөнья чемпионатын кабул итеп алачак. Бу – “Зенит” өчен 4 мәртәбә медаль яулап та, “алтын”га ук үрелә алмаган бердәнбер турнир. Гамәлдәге чемпион – Бразилиянең “Сада Крузейро” командасы ике ел рәттән финалда нәкъ менә Казан волейболчыларыннан өстен чыга да инде.


– Бездән өстен чыга торган команданы табуы кыен. “Сада Крузейро” соңгы елларда безне ота. Декабрьдә алар белән уйнау кызык булыр иде. Клуб чемпионаты – без отмаган бердәнбер турнир, – ди Казан клубының Америка уенчысы Мэтью Андерсон.


...Мәскәүне һәм Польшаны Римны алырга булышкан кайбер уенчылардан башка гына яуларга туры киләчәк. Чемпионнар лигасында җиңүгә ирешү белән Болгария волейболчысы, 34 яшьлек либеро Теодор Салпаров “Зенит” командасыннан китәчәген җиткерде. Ул Казанда 2014 елдан бирле уйнады. Өченче легионер булганлыктан Теодор Чемпионнар лигасында гына чыгыш ясый алды.


“Чемпионнар лигасында җиңүгә ирешкән Болгария уенчылары бик аз. Бары Матей Казийски гына. Мин Казанга 32 яшьтә килдем, 35тә өч җиңү белән китәм. Клублар арасында дөнья чемпионатын гына отып булмады. “Зенит”ның яуланмаган шул данга ирешү юлында уңышлар теләп калам”, – диде ул хушлашыр алдыннан.  

 

Игроки «Зенита» вернулись в Казань с Кубком европейских чемпионов


...Уңыш Польшада комачау итмәс анысы. Анысы – декабрьдә буласы хәл һәм бөтенләй башка тарих. Ә хәзергә, инде бу атнада ук Казанның Мәскәүне аласы бар. Италиянең “Мачератта” клубы Чемпионнар лигасының өченче урыны өчен чиксез шатланса да, “Зенит”  өчен икенче-өченче урын җиңелүгә тиң булачак. Чиста метал – алтын гына.


Фәрит САЛИХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International