Биектау районында язгы кыр эшләре дәвам итә

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 19 апрельгә район кырларында 3,6 мең га мәйданда уҗым культураларын (планлаштырылганның 28%) һәм күпъеллык үләннәрнең 4,1 мең га мәйданында өстәмә тукландыру уздырылган.  

Күпъеллык үләннәрне тырмалау буенча 15,9 мең га мәйданның 3,5 мең га.  эшләр башкарлган. Бу 22% дигән сүз.

Район хуҗалыкларында бүгенге көндә орлыкларга инкрустация* ясала. Хәзерге вакытта инкрустация 1,9 тонна (36%) орлыкка уздырылган, барлыгы 5,2 тонна орлыкка шундый махсус процедура уздырасылары бар.

Алда санап киткән әлеге барлык төр эшләр буенча да Биектау районы Татарстан районнары арасында “яшел зонада”,  ә бу район кырларында эшнең планлаштырылган срокларда уздырылуы турында сөйли.  

* инкрустация – орлыкларны өстәмә туклыклы сыекча белән каплау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International