14-15 апрель көннәрендә Актанышта татарча көрәш буенча Татарстанның беренче Президенты кубогына традицион ярышлар узды. Быелгы турнир 2001-2003 елгы егетләрне үзенә җыйды.
Ике көн дәвам иткән бәйгедә командалар арасында Биектау районы командасы 45 район арасында 7 нче урынга лаек булды.
Шәхси зачетта Ямаширмәдән Курвонали Норкулов 40 кг авырлыкта 2 нче урынны алды.