Балалар белән иң элек космонавтлар турында, планеталар турында слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде .Ә соңыннан, балалар бер-берсе белән көч сынаштылар: “Йолдызларны җый”, “Сак бул – метеорит”, “Юлны бута”, “Планета тирәли сәяхәт”, “Тупта сикер” кебек эстафета-уеннарында катнаштылар.Иң җитез, сабыр, батыр, көчле балалар медаль белән бүләкләнделәр. Космонавтика көнен йомгаклап, “Космостагы тормыш” турында видео-язма карадылар